Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 9359 мең сумга кимеде. Әлеге сумма 4 предприятиянең 61 хезмәткәренә түләнелде.

Шушы предприятияләр арасында Азнакай районы «Иннойл» ҖЧҖ 1199,5 мең сум бурычын 15 хезмәткәренә түләде, Казан шәһәре Совет районы “МайтекКазань” ҖЧҖ хезмәткәренә 87 мең сум бурычын кайтарды.

Моннан тыш, өлешчә хезмәт хакын Казан шәһәре Авиатөзелеш районы “Авиастроительная корпорация “Русич” ЯАҖ 198 хезмәткәренә 8060 мең сум һәм Казан шәһәре Совет районы “Казанский завод синтетического каучука” ААҖ 1 хезмәткәренә 12,5 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International