“Наз” үзәгендә кунакта хәйриячеләр булды

2017 елның 4 августы, җомга

Агымдагы елның 3 нче августында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендә район хәйриячеләре белән очрашу булып узды.

Әлеге чараның лаеклы кунаклары арасында шәхси эшмәкәр Шәйхиев Рамил Рифат улы, Камалов Илсур Мансур улы, “Борнак” ҖЧҖ  директорлар  Назипов Рафкат Накип улы, “Труд” ҖЧҖ Хадиев Рашит Хафиз улы, Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы булды. Хәйриячеләр директорлары СХПК “Кызыл юл” Хайруллин Фердинанд Нургаян улы, ООО “СХПК “Татарстан” Нотфуллин Айнур Рамил улы, ООО “СП” Смаил” Шакиров Илгам Мансур улы, генераль директор “Агрохимсервис” Гилязов Наил Рауфов улы, шэхси эшмәкәрләр Файзуллин Рамил Юсуп улы һәм Закиров Радик Гайфетдин улы бензокасилка велосипед, теплица биргәнгә вакытында язгы бакча эшләре башкарылды, территория чистартылды, тернәкләнүчеләргә велосипедта йөрергә мөмкинлек туды.

Башта хәйриячеләр өчен бүлекчә буйлап экскурсия оештырылды: һәр хезмәткәр үзе башкарган эше буенча яңа тернәкләнү ысулларын аңлатты. Катнашучылар яңалыкларны тыңлагач, үз фикер-тәкъдимнәрен өстәде. Аннан соң социаль яклау  житәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Ахмадиева Гөлнара Айдар кызы белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Алар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күрсәтелгән спонсорлата ярдәм итүче директорларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International