Җылы, аяз көнне Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының бакчасында интернатта торучылар һәм психоневрология интернаты карамагындагылар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган чара оештырылды.
Чара дуслар турында гыйбрәтле хикәядән башланып китте. Аннары алып баручы кунакларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, шуннан соң концерт программасы башланды.
Кунаклар тамашачыларны җыр, биюләре белән сөедерде. Ә интернат-йортта яшәүчеләр уен программасы һәм иҗади бүләкләр әзерләгән иде.