Хисап атнасы барышында республика оешмалары 4471 эш урыны ачык дип белдерде

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 15 нче август көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 834 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 34 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 002гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4471 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,35 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 665 кеше эшсез дип танылган, шуларның 570е – моңа кадәр хезмәт куйган. 74 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International