Кичә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналары профилактик исәптә торучы балалар белән "Россия флагы астында" дигән уен-квест үткәреде.
Чараның максаты - балаларның Россия Федерациясе Дәүләт флагы турында булган белемнәрен киңәйтү, аларда горурлану хисен тәрбияләү. Чарада ысуллар буларак, тематик әңгәмә, төркем белән эш итү, уен алымы кулланылды.