Шушы көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәгендә 10 эшсез гражданнар "Погрузчик шоферы" һөнәре буенча укуга керештеләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сөйләвенчә , дәресләрне Казанда урнашкан өстәмә һөнәри белем бирү "Кадрлар әзерләү буенча төбәк уку-укыту үзәгенең" хосусый мәгариф учреждениесенең укытучылары алып барачак.
Уку вакыты 3 ай тәшкил итәчәк. Курслар тәмамланганнан соң граңданнарга дипломнар биреләчәк.