20 октябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Милли ризык» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Балалар ата-аналары белән берлектә тозлы камырдан әвәләп ясау техникасын үзләштерделәр, ясаган әйберләрне буядылар, аларда традицион милли ашлар төсен чагылдырырга тырыштылар. Дәрес сәнгать-эстетик зәвыкны, сөйләмне, кызыксынучанлыкны үстерүгә һәм Татарстан халыклары мәдәнияте үзенчәлекләре турында белемнәрне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Белгечләр катнашучыларны милли ашларның төрлелеге белән таныштырдылар, тел кыйммәтләре, гореф-гадәтләрне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Иң яхшы иҗади эшләр күргәзмә экспонатлары булды.