2017 нче елның 29нчы сентябрендә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Өлкәннәр көненә багышланган районкүләм чарада – ярминкәдә катнаштылар.
Чара барышында өлкән яштәге граҗданнарга мәгълумати һәм консультацион хезмәтләр күрсәтелде.
Теләүчеләр мобиль офиста тест үтә алдылар. ярминкәдә катнашучылар район һәм шәһәрнең актуаль вакантлы урыннары белән дә таныштылар. Өлкән яштәге 6 граҗданга эшкә урнашу өчен юллама бирелде.