Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мәшгульлек хезмәте һәм "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләренең очрашуы узды.
Чара кысаларында инвалидлар категориясенә караган яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Шулай ук очрашу барышында әлеге категория гражданнарны 2017-2018 елларда эшкә урнаштыру планы эшләнде һәм расланды.