Иртәгә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Химиклар исемендәге мәдәният сараенда инвалидлар декадасы уңаеннан чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсен уздырачак.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Twitter социаль челтәрендә үзенең аккаунтын булдырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 1 нче декабрьдән 5 нче дәкабрьгә чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 1 авыр, 5 үлем белән тәмамланган һәм 3 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.