28 августта 14:00 сәгатьтә КидСпейс балалар шәһәрчегендә “Рәхмәт көне” чарасы узачак. Бу чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашачак.
Бүген Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Азнакай” шифаханәсендә ял итүче балаларны үзләренә кунакка чакырдылар. Үзәк белгече балаларны профессияләр иле белән таныштырды, шәһәр һәм райондагы актуаль профессияләр, киләчәктәге профессияне аңлап, дөрес итеп сайлау кирәклеге турында әңгәмә алып барды.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының беренче урынбасары Марат Гафаров Әлмәтнең социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының беренче урынбасары Марат Гафаров Сарман районының социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.
Шушы көннәрдә Чистайның “Салават күпере” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар өчен “Многофункциональ Россия. Экстремизмга - юк дип әйтиек!" рәсем конкурсының зональ этабы уздырылды.
Бүген Биектауның “Эмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында чара узды.
Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар Яр Чаллы шәһәреннең дельфинарийында булып кайттылар. Балалрны “Игелек копилкасы” дигән оешманың волонтерлары озатып йөрде, ярдәм итте.
Бүген Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырының беренче урынбасары Марат Гафаров Минзәлә районының социаль оешмалары коллективлары белән очрашу уздырды.