ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаганнарның  рухи-әхлакый дөньясын баету максатыннан Габделхәмит хәзрәт һәм Илдар хәзрәт белән очрашу узган. Биредә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән, ябык типтагы учреждениеләрдән кайткан балигъ булмаганнар катнашкан.
Иртәгә, 31 нче март көнне, сәгать 11.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан делегациясенең Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында катнашуына нәтиҗәләр ясыйлар. Форумда игълан ителгән  Татарстанның тәкъдимнәре турында  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләячәк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә   булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә.  ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 23 нче марттан 27 нче мартка чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


Бүген Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә патриотик чара оештырганнар. Белгечләр үзәк карамагындагы балаларны "Татарстан" дигән авыл мәдәният йортының "Патриот" музеена экскурсиягә алып барганнар.
Ярославль шәһәрендә 27 мартта узган Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Республикасы делегациясе катнашты. 4 дискуссия мәйданчыгы эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты рәисе Андрей Кондратьев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, аның урынбасары Юлия Абдреева катнаштылар.
Арчаның "Исток надежды" үзәге карамагындагы балалар "Без барын да булдырабыз" дигән республика конкурсында призлы урыннар яулаганнар. Бу конкурсның максаты мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүдән гыйбарәт.
Шушы көннәрдә Арчаның "Исток надежды" тернәкләндерү үзәгендә логопед, инструктор һәм дәвалау физик культурасы һәм музыка җитәкчесе тарафыннан ачык дәрес уздырылган. Ул "Төсләрнең дәвалау үзенчәлекләре" дип аталган.
Бүген Әлмәттә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Көнбатыш капкалар” микрорайонында 156 фатирлы 9 катлы йорт хуҗаларына ачкыч тапшыру тантанасында катнашты. Яңа фатирга күчүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре бар, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International