ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2015 ел
җомга

Бүген, “Булгария” теплоходы фаҗигасенә дүрт ел тулган көндә, Татарстанның Кама Тамагы районы Сөйки авылындагы мемориал янында матәм чаралары булды һәм әлеге һәлакәттә һәлак булучылар хөрмәтенә чәчәкләр китерелде.

Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә "Парикмахер", "Пешекче", "Менеджер" курсларын тыңлаучыларына дипломнар тапшырылды.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты ел саен уздырыла торган республика күләм янгын куркынычсызлыгы буенча бәйгедә катнашты.

Шушы көннәрдә Сарманның "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  "Волонтер" оешмасы активистлары белән берлектә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте кысаларында "Мәхәббәт ромашкасы" дип исемләнгән чара уздырды.

Катнашучылар шоколадның барлыкка килү тарихын тыңладылар, музыкаль конкурсларда, викторина, уеннарда катнаштылар, күңел ачтылар.  

Шушы атнада Азнакайның “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре берничә күркәм бәйрәм чарасы уздырды. Әлеге чаралар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узды. 

Бүген Менделеевскийның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен  социаль приютында тәрбия алучылар Туган як музеенда булдылар. Ишек төбендә үк катнашучыларны музей хезмәткәрләре бик җылы итеп каршы алды. 

Бу көннәрдә Баулының "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәге Баулы районының яшьләр, ЗАГС, мәдәният бүлекләре белән берлектә бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге бәйрәм  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.

Питрәчнең “Забота” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективының чираттагы җыелышында хезмәт белән бәйле сорауларга җавап кайтардылар.

Шушы көннәрдә Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Каманың “Веста” гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белегечләре “Бәхетле гаилә” дип аталаган чара уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International